tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сафаҗәйдә «Татар малае. Татар кызчыгы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
Сафаҗәйдә «Татар малае. Татар кызчыгы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Сафаҗәйдә «Татар малае. Татар кызчыгы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Сафаҗәй мәдәният йортында «Татар малае. Татар кызчыгы» бәйгесе узды. Бәйгедә Грибан, Камка, Кочко Пожар, Уразавыл, Зур Рбишча, Петрякс, Сафаҗай авылларыннан барлыгы 13 бала катнашкан.

Оештыручылары 13 бала арасыннан бер татар малае, бер татар кызын сайлаган. Бәйгедә биш яшьтән сигез яшь аралыгындагы балалар катнашкан. Уразавылдан Әдилә Ваһапова (5 яшь), Сафаҗәйдән Гадел Абдулов (5 яшь) җиңүче дип табылган.

«Үзең белән таныштыру, татар халык йолаларын сәхнәләштереп күрсәтү һәм иҗади эш тәкъдим итү кебек биремнәр бар иде. Соңгы биремдә исә күбесе татар халык ашларын әзерләп алып килгән иде, сыерчык оясы да, чиккән эшләр дә бар иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Түбән Новгородның өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры урынбасары Рәзилә Әхмәдуллина.

Аның әйтүенчә, беркем дә бүләксез калмаган. «Һәр балага чәк-чәк, шоколад, дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырдык. Һәр кызга калфак, һәр малайга түбәтәй бирдек. Җиңүчеләргә — татар кызы һәм татар малае курчагын, көнкүреш техникасын бүләк иттек. 30 бала, тәрбиячеләр, әти-әниләр көч биреп торды»,  — диде ул.

Жюридә татар конгрессы, өлкә татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы, автономия вәкилләре булды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*