tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта кабаттан зур концерт
Сургутта кабаттан зур концерт

Сургутта кабаттан зур концерт

Сургутта кабаттан зур концерт булып узды. Тамаша залында алма төшәрлек урында калмаган иде.

«Сандугач» ансамбле чыгыш ясаган милли костюмнар турында аерым әйтергә кирәк. Алар беркемне дә битараф калдырмый. Ансамбльдә катнашучылар шәһәр чараларында катнашкан вакытта да бик күп комплимент ала. Милли киемнәр татар орнаменты белән күңелле төсмердә эшләнелгән. Ансамбльдә катнашучылар үзләре дә үз чыгышлары өчен костюмнар тегәләр.

Әлбәттә, Сургут шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтариятенә зур рәхмәт. Аның ярдәменнән башка костюмнар тегеп, ансамбльдә катнашучылар тамашачының күзләрен сөендерә алмас иде.

Сургут шәһәре татар милли мәдәни мохтарияте “Сандугач” җыр – бию ансамбле җитәкчесе Нурия ханым Җиһаншина һәм сәхнә йолдызларына, шулай ук концертка килгән һәр тамашачыга зур рәхмәтен белдерә.

Сургут татарлары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*