tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте «Гөлстан» мәдрәсәсендә көзге сессия ачты
Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте «Гөлстан» мәдрәсәсендә көзге сессия ачты

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте «Гөлстан» мәдрәсәсендә көзге сессия ачты

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Гөлстан» мәдрәсәсендә читтән торып һәм көндезге уку бүлекләренең 1-2 курс шәкертләре өчен көзге сессиядә дәресләр башланды.

«Гөлстан» мәдрәсәсе урта һөнәри дини белем бирү оешмасы» 2005 елда якшәмбе мәктәбе базасында ачылган, 2007 елның 14 ноябрендә теркәлгән. Анда читтән торып һәм көндезге уку бүлекләре бар. Уку вакыты – ике ел.

Мәдрәсә каршында якшәмбе мәктәпләре имамнары һәм укытучылары өчен белем бирүне камилләштерү курслары оештырыла. Мәдрәсә дә мәхәллә каршындагы җирле мәктәпләрнең эшен координацияли, аларга методик ярдәм күрсәтә, шәкерт – студентлар белән оештыру эшләре алып бара. Мәдрәсәдә китапханә, ашханә һәм тулай торак бар.

Мәдрәсәне тәмамлаучыларның күбесе якшәмбе мәктәпләре имамнары һәм укытучылары булып эшли.

dsmr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*