tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда 1945 елгы билгесез Берлинны күрсәтәчәкләр
Милли музейда 1945 елгы билгесез Берлинны күрсәтәчәкләр

Милли музейда 1945 елгы билгесез Берлинны күрсәтәчәкләр

2 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда “Билгесез Берлин. 1945 елның мае» күргәзмәсе ачылышы. Еврей музее һәм толерантлык үзәгенең (Мәскәү) әлеге мәдәни-агарту проекты Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнгән була. Тәкъдим ителгән фотографияләр элек бастырылмаганнар.

45 нче елның язында Берлинга Совет армиясе белән бергә фронт операторлары һәм фотографлар керә. Үзләре сугыш тәмугын узган кешеләр Җиңү хроникасын теркәгәннәр. Алар арасында күргәзмәдә күрергә мөмкин булган фотосурәтләр авторлары да була.

Валерий Гинзбург (1925-1998) үз теләге белән фронтка китә, авыру сәбәпле кире Мәскәүгә кайта. 1945 нче елда ВГИК аны Берлинга Берлин киностудиясе материалларын карарга җибәрә. Нәкъ менә шул вакытта Валерий бомбалар төшеп җимерелгән шәһәрнең фотосурәтләрен ясый: Бранденбург капкалары, Рейхстаг, Берлин кафедраль соборы, Курфюрстендамм бульвары.

Илья Аронс (1910-1983) ВГИК укытучылары һәм студентлары арасында үз теләге белән Мәскәүнең халык ополчениесенә китә. Сугышларда катнаша, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, Берлинга кадәр барып җитә. Аның рәсемнәренд – маршаллар Георгий Жуков һәм Константин Рокоссовский, кинооператор Роман Кармен һәм шагыйрь Константин Симонов, Эльбада очрашу һәм сиреналар гөрелтесеннән туйган берлинлылар тыныч тормышка әйләнеп кайта гына башлаган 1945 нче ел язының Германия башкаласы урамнарыннан репортаж фотосурәтләр.

Барлык фотоларны да шәхси архивлардан Аронс һәм Гинзбург варислары тәкъдим итте. 2020 елда күргәзмә Яһүд музеенда һәм толерантлык үзәгендә ачыла, аннары Самара һәм Ярославльдә уза.

Килүчеләр игътибарына шулай ук проектның сайланма фотосурәтләре белән may9.jewish-museum.ru онлайн-платформасы һәм ачык онлайн-программа тәкъдим ителә.

Күргәзмәгә 1 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее билетлары белән кереп була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*