tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәтләренә күрә хөрмәте
Хезмәтләренә күрә хөрмәте

Хезмәтләренә күрә хөрмәте

Зур авырлыклар белән булса да, уңыш җыелган, азык кайгыртылган, терлекне кышлатырга җылы каралтылар әзерләнгән… Көз. Нәкъ шул вакытта безнең илдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Традиция буларак, тантанада урак батырларын, алдынгы терлекчеләрне һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен тәбриклиләр, бүләклиләр. Ләкин менә икенче ел инде дөньяда хөкем сөргән коронавирус пандемиясе бу бәйрәмгә үзгәрешләр кертә һәм шул сәбәпле Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы администрациясе игенчеләр бәйрәмен шәһәрнең мәдәни ял итү үзәгендә зурлап үткәргән традициядән баш тартырга мәҗбүр.

Шуңа да карамастан, аграрийлар игътибарсыз калмады – аларны тиешле санитар кагыйдәләрне истә тотып, район хакимияте вәкилләре хуҗалыкларына барып хөрмәтләде, хезмәт алдынгыларына төрле дәрәжәдәге грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Әйтергә кирәк, регион хакимияте һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы Дипломнарына һәм Рәхмәт хатларына 8 аграр предприятие җитәкчеләре лаек булган, шуларның яртысы милләттәшләребез. Терлекчелек тармагында озак еллар уңышлы эшчәнлек алып барган Печә фермерлары Рәшит Җамалов белән Наҗия Магҗанова губернатор дипломы һәм өлкә Законнар чыгару җыенының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр, Губернатор дипломына Кочко-Пожар җирләрендә зур күләмдә иген һәм шикәр чөгендере үстергән КФХ җитәкчесе Илдус Шаипов та ия булган. Ул чәчү әйләнешендә бөртекле культураларның һәм шикәр чөгендеренең элиталы орлыгын гына чәчә, басуларны тукландыру, эшкәртүгә дә зур игътибар белән карый.

Берничә ел элек Камкада Шамил Османов оештырган крестьян-фермерчылык хуҗалыгы да безнең төбәккә хас булган авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә зур уңышларга ирешкән. Аның җитәкчесе өлкә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грамотасы белән бүләкләнгән.

Сергач районында бердәнбер күмәк хуҗалык буларак Печәдә Нариманов исемендәге СПК эшчәнлек алып бара. 2003 елдан аны Сабир Магҗанов (фотода) уңышлы җитәкли. Озак еллар буе бу СПК иген җитештерү буенча районда алдынгылар рәтендә, шикәр чөгендерен дә үстерә. Аграр тармактагы намуслы хезмәтен югары бәяләп, быел Сабир Садек улына “Россия агропромышленность комплексының хөрмәтле хезмәткәре” исеме бирелде.

Югары бүләкләргә лаек булган милләттәшләребезне чын күңелдән тәбриклибез! Аграр предприятиеләр җитештергән продукция нижгарлылар өчен бик кирәкле, ә авыл хуҗалыгы үсешенә өлкәдәге күбесе торак пунктлар язмышы бәйле. Намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Ринат ТИМЕРШИН

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*