tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашия Республикасы Диния нәзарәте һәм татар милли-мәдәни берләшмәсесенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды
Чувашия Республикасы Диния нәзарәте һәм татар милли-мәдәни берләшмәсесенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

Чувашия Республикасы Диния нәзарәте һәм татар милли-мәдәни берләшмәсесенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  Чувашия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Чувашия Республикасы татарларының Милли-мәдәни берләшмәсе башкарган эшләргә нәтиҗә ясау җыенында катнашты. Ул чарада катнашучыларны сәламләде.

-Без сезне һәрвакыт Россия Федерациясе мөселманнары һәм автономияләребез алдында үрнәк итеп куябыз. Сез тату, тыныч һәм бердәм эшлисез. Сез өлкәннәргә, ветераннарга хөрмәт белән карыйсыз һәм шул мисалда үсеп килүче буынны тәрбиялисез, – диде Васил Шәйхразыев.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз авылына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт җиткерде. Чувашия мөселманнары зыян күргән укытучы гаиләсе өчен йорт төзеде.

Чарада шулай ук Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров, Батыр муниципаль округы башлыгы Рудольф Селиванов, Чувашия Республикасының мәдәният, милләт эшләре һәм архив эше министры урынбасары  Георгий Богуславский, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хаты белән Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Гөлстан” мәдрәсәсе коллективы бүләкләнде.Шулай ук чарада быел “Гөлстан” мәдрәсәсен тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды. Дипломнарны мәдрәсәнең директоры Әхәт Салихов тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*