tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» ихтыярый гамәлендә катнаштылар
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» ихтыярый гамәлендә катнаштылар

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» ихтыярый гамәлендә катнаштылар

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия Яңа ел гамәлендә катнаштылар.

«Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексы холлында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев чыршыдан «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашучы балаларның Яңа ел теләкләре язылган открыткаларны алдылар.

Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында Яңа ел алдыннан Татарстан Рәисенең кем теләген үтәячәге турында болай дип язган иде: «Зәй шәһәреннән Дмитрий «Ак барс» хоккей клубы белән очрашырга хыяллана, Байлар Сабасыннан Раяз телескоп сораган, Казаннан Матвей сәяхәт итәргә ярата һәм Кавказ тауларына барырга тели, ә Әмир акыллы колонка дип хыяллана».

Рөстәм Миңнеханов бу Яңа ел теләкләрен тормышка ашырырга вәгъдә итте һәм өлкәннәр өчен иң зур хыял – балалар сәламәтлеге, дип тә өстәде.

Минтимер Шәймиев Казаннан 7 яшьлек Тимурның Яңа ел теләген үтәячәк. Малай мультфильмнар төшерщ торган студиягә барырга хыяллана.

Исегезгә төшерәбез, бүген «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVIII съезды уза.

Әлеге Яңа ел гамәле һәм балалар, яшьләр өчен башка чаралар турында «Беренчеләр хәрәкәте» федераль яшьләр оешмасының төбәк бүлеге рәисе Тимур Сөләйманов сөйләде.

«Теләкләр чыршысы» гамәленендә шулай ук Муниципаль берәмлекләр советы съезды депутатлары, кунаклар һ. б. катнашты.

Исегезгә төшерәбез, инде традицион булган «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия гамәлен «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы Россия Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән башлап җибәрелгән иде. Бу гамәл быел 15 ноябрьдә башланды һәм 2024 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Катнашуга гаризалар елкажеланий.рф рәсми сайтында кабул ителә.Проект 2018 елдан бөтен Россия территориясендә гамәлгә ашырыла һәм игелекле эшләр башкарырга әзер меңләгән кешене берләштерә. Һәр ел саен балаларның Яңа ел теләкләрен үтәүгә Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин кушыла.

“Теләкләр чыршысы” гамәле турында тулырак – https://елкажеланий.рф/

ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*