tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә 200 елык тарихы булган Әлебаш авылында мәчет ачылуга 25 ел тулды
Чувашиядә 200 елык тарихы булган Әлебаш авылында мәчет ачылуга 25 ел тулды

Чувашиядә 200 елык тарихы булган Әлебаш авылында мәчет ачылуга 25 ел тулды

Чувашия Республиканың Комсомол районындагы Әлебаш (Албус-Сөрби) авылына нигез салынуга 200 ел һәм мәчет төзелүгә 25 ел тулды.

Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителгәнчә, Әлебаш авылы юбилеена Козлов, Батыр һәм Комсомол районнары башлыклары, шулай ук Чувашия Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов, мигрантларны хокукый яклау һәм социаль-мәдәни адаптацияләү үзәге вәкиле Илдус Зәйнетдинов килгән.

Кунаклар авыл халкын әлеге истәлекле бәйрәм белән котлады, киләчәктә уңышлар һәм иминлек теләде. Рәҗәб хәзрәт кунакларга һәм ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәтен белдерде, диелә хәбәрдә.

Мәчетнең яшь шәкертләре мөнәҗәтләр әйтте, шигырьләр укыды, бәйгеләрдә катнашты. Әлебаш авылы мәчетендә күп еллар дәвамында рухи тәрбия курслары уза, анда ислам һәм әхлак нигезләренә өйрәтәләр.

Чара бәйрәм табынында төгәлләнде, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*