tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышы үтте.
Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышы үтте.

Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышы үтте.

Бүген җөмәдәл-ахыр аеның 7 нче көнендә (20 нче гыйнварда) Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышы үтте.

Җыелышның кунагы – район башлыгы Марат Гафаров, имамнарны сәламләп, үз чыгышында үткән елның аерым бер шартларга бәйле рәвештә катлаулы үтүен, әмма шуңа да карамастан,  дини юнәлештә бердәмлек, татулык нигезендә уңышлы гына эшчәнлек алып барылуын билгеләде. Шуның өчен дә мөхтәсибәткә олы рәхмәтләрен белдерде.

– Агымдагы ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Әлеге юнәлештә дин әһелләреннән аеруча җаваплылык таләп ителә. Үз телебезне, динебезне, милләтебезне саклау эшендә сездән тагын да тырышлык сорый, – дип сөйләде район башлыгы һәм мөселманнарны бердәм булырга чакырды.

Район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов  мөхтәсибәт тарафыннан алып барылган дини эшчәнлек хакында хисап тотты.

«Без, җыелышып, киңәшләшеп, төрле юнәлештәге эшләр оештырырга тырышабыз. Әлхәмдүлилләһ, актив яшьләребез, аларга үрнәккә актив өлкәннәребез бар. Мәдрәсәләрдә гыйлем алырга тартылучы райондашларыбыз да шактый. Иске Кәкерледән Данир Әмирханов дигән егетебез Ислам университетында белем ала. Бик куанычлы хәлләр. Халкыбыз асылына кайта, иншаллаһ. Үткән елны да, нинди генә булуына карамастан, күркәм эшләребез белән төгәлләдек. Әйтик, Иске Чүпрәле авылы мәчетендә атнасына ике тапкыр татар теле курслары уңышлы гына эшли башлады. Гошер сәдакасы җыю, “Кәгазьгә икенче гомер бүләк ит!” акцияләренә кушылдык. Мәчетләрдә төзекләндерү эшләре алып барылды”, – диде Данир хәзрәт.

“Агымдагы елда да да әлеге эшләр дәвам итәр дип уйлыйбыз. Шулай ук балаларның җәйге каникуллары вакытында ял лагерьлары оештыру, мәктәпләрдә әдәп-әхлак дәресләре алып бару, хәләл ризык белән тәэмин итү юнәлешләрен дә уйларга кирәк. Ә иң төп бурычыбыз – мәхәлләләрдә биш вакыт азан тавышы яңгыравын тәэмин итү кирәклеген онытмаска тиешбез. Авылларыбыз мәчетләрендә азан тавышы алдагы 100 елда бәлкем мәчетләребез намазга килучелэр белән тулы булыр дигән ният белән яңгырарга тиеш”, – диде Данир хәзрәт һәм һәр эштә актив катнашкан имамнарга рәхмәт белдерде. Алдагы эшчәнлекне, мәхәллә белән берләшеп, изге ният кысаларында дәвам итәргә киңәш итте.

Җыелышта шулай ук агымдагы елның апрель аенда Татарстан Диния назәрәтенең VIII корылтаенда каралачак мөфти сайлаулары мәсьәләсе дә күтәрелде. Әлеге вазифага район имамнары бертавыштан Камил хәзрәт Сәмигуллин, ә баш казый вазифасына Җәлил хәзрәт Фазлыев кандидатураларын яклап тавыш бирделәр.

Җыелыш ахырында сорауларга җавап бирелде һәм бүләкләр тапшырылды. Шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Иске Кәкерле авылының “Миңнулла” мәчете имамы Адиҗан Мохитовка  мөхтәсибәтнең Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*