tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле районында “Мунчали укулары” узды
Чүпрәле районында “Мунчали укулары” узды

Чүпрәле районында “Мунчали укулары” узды

10 июль көнне Чүпрәле районында 10 елга якын уздырылып килүче “Мунчали укулары” узды.
Үз авылыңны саклап, киләчәк буыннарга ничек тапшырырга? Бу яктан мунчалилеләр зур эш башкара. 10нчы июльдә быел да авыл көне – Мунчали укулары оештыру, мәгънәви ягыннан мактауга лаек. Дини укуларга республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казаннын 1000еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессынын Казан бүлеге вәкилләре, Сембер, Чувашстан,Мордовия кунаклары җыелды.

Мунчали укулары 2008нче елдан бирле уздырылып килә. Быелгы вәгазьләрдә дә динебезне, милләтебезнен мәдәниятен үстерү мәсьәләләре күтәрелде. Һәр авылның үзенең тырыш уллары була. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров исеменнән сәламнәр һәм “Бердәмлек” медален Ирфан Измайлович Халитовка тапшыру миндә дә горурлык хисләре уятты. Бу турыда чыгышымда да әйтеп киттем: “Татар халкы үзенең тырыш, булдыклы ир-егетләре белән көчле һәм бөек ул. Ирфан абый да шундыйлардан”.

Авыл бәйрәмендә Татарстаннын халык артисты Мингол ага Галиев тә җирдә яшәүнең мәгънәсен җырлары аша җиткерә алды. Шунысы сөенечле: Мунчали укуларында яшь буын – мәктәп балалары күпләп катнашты. Туган төбәге язмышына битараф булмаган яшьләр күп икән, димәк, авылның киләчәге бар.

 Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе

Фәрид Мифтахов 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*