tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Суыксу Арена”да футбол осталары
“Суыксу Арена”да футбол осталары

“Суыксу Арена”да футбол осталары

Узган атнада танылган Түбән Новгород өлкәсе спортчылары – аталы-уллы Ринат һәм Динияр Билялетдиновлар Суыксуга кунакка кайтканнар иде.

Ринат Саяр улы яшь вакытта профессиональ футболчы булган, аннары тренерлык белән шөгыльләнгән, Россия Премьер-Лигасының клубларын җитәкләгән. Спорт тармагында казанышлары өчен ул Советлар Союзының спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры исемнәренә лаек дип табыла.

Диниярны инде күбрәк яшь буын футбол яратучылары белә торгандыр. Профессиональ карьерасын Мәскәүнең “Локомотив” командасында башлый. ХХI гасыр башында илебезнең иң оста тренеры Юрий Семин җитәкчелегендә ул 2004 елда Россия чемпионы исемен яулый. Шул ук елларда ул милли җыелма команда составына даими чакырыла һәм аның мөһим уйнаучысына әверелә.

Динияр 2008 елда Европа чемпионатында катнашырга лаек дип табыла. Исегездә булса, Голландия белгече Гус Хиддинк җитәкчелегендә безнекеләр шушы турнирда искитәрлек югары дәрәҗәле уен күрсәтеп, ярымфиналга җитте һәм Россия тарихында беренче тапкыр бакыр медальләр яулады. Динияр шушы команданың алыштыргысыз уенчысы иде.

Ринат Саяр улы чыгышы белән Сечен районы Красный Остров авылыннан, ә тормыш иптәше Аделия тамырлары белән Суыксудан. Краснайда туганнары бөтенләй калмаганга күрә, Билялетдиновлар бу юлы Суыксуга ял итәргә килгәннәр.

Биредә алар дуслары, туганнары белән аралашканнар, зиратларга барып мәрхүм кардәшләрен искә алганнар, Большое Болдинода урнашкан Бөек рус шагыйре Александр Пушкинның музей-паркын караганнар һәм ялларының соңгы көннәрендә җирле башлык Рамил Мусин белән бергә авыл балалары өчен “Суыксу Арена” хоккей корды территориясендә спорт бәйрәме оештырдылар.

Беренчедән булып, футбол осталары балаларга туп белән куллануда мастер-класс күрсәтте, аннары аларны командаларга бүлеп, кечкенә турнир оештырды. Аның нәтиҗәләре буенча һәр катнашучыга Билялетдиновлар автографлары куелган туплар бүләк иттелде, ә Рамил Мусинга Динияр истәлеккә үзенең 15 номерлы уен футболкасын тапшырды.

Спорт бәйрәме гомуми фотога төшү белән тәмамланды.

Илнар САДЕКОВ фотосы һәм тексты

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*