tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә “Хатын-кыз-милли илһам чыганагы” район бәйгесе узды
Чүпрәледә “Хатын-кыз-милли илһам чыганагы” район бәйгесе узды

Чүпрәледә “Хатын-кыз-милли илһам чыганагы” район бәйгесе узды

Чүпрәледә «Хатын-кыз-милли илһам чыганагы» район бәйгесе булды. Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.

Конкурсның исеме нәкъ менә хатын-кыз милләтне саклаучы һәм аның чыганагы булуын күрсәтә. Нәкъ менә хатын-кыз үз үрнәге һәм йөзе аша халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, үз телен буыннан-буынга тапшыра һәм саклый.

Бәйгедә Иске Чүпрәле 1нче урта мәктәбе укытучысы-Миңзифа Таҗетдинова, Иске Чокалы мәктәбе укытучысы-Лилия Әхмәтова, Алешкин-Саплык урта мәктәбе укытучысы-Кристина Максимова, Яңа Кәкерле мәктәбе укытучысы Галина Кириллова һәм Кече Чынлы урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Замдиханова катнашты.

Конкурста катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, сөйләделәр. Үз милләтләренең бизәкләре турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр, жюри әгъзаларына үз куллары белән әзерләнгән милли ризыклар тәкъдим иттеләр, ә соңыннан иҗади талантларын күрсәттеләр.

Бу көнне җиңелүчеләр булмады, барлык катнашучылар да биремнәрне «бишле»гә үтәделәр. Жюри әгъзалары төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Гөлия Фәизова

chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*