tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самараның Гали авылында «Халкым минем» иҗат фестивале узачак
Самараның Гали авылында «Халкым минем» иҗат фестивале узачак

Самараның Гали авылында «Халкым минем» иҗат фестивале узачак

3 апрель көнне Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы Гали авылы Мәдәният йортында «Халкым минем-2021» иҗат фестивале узачак.

Әлеге чара Самара губернасының 170 еллыгына һәм галәмгә кеше очуның 60 еллыгына багышлана.

Фестиваль 2021-2025 елларда «Похвистнево районында мәдәниятне үстерү» кысаларында районның максатчан программасын үтәү максатыннан оештырыла.

«Халкым минем» төбәкара иҗат фестивале татар халкы иҗатын үстерүгә, талантлы башкаручыларны ачыклауга, милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Фестивальдә үзешчән коллективлар, ансамбльләр, солистлар, хореография коллективлары катнаша ала.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*