tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңа дулкын» проекты кысаларында «Зөләйха» җырын башкаралардылар
«Яңа дулкын» проекты кысаларында «Зөләйха» җырын башкаралардылар

«Яңа дулкын» проекты кысаларында «Зөләйха» җырын башкаралардылар

«Идел» яшьләр журналының «Яңа дулкын» проектының дүртенче чыгарылышы дөнья күрде. Проектта «Зөләйха» җырын башкаралар. Татар халык җырын Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина башкара. Ә гитарада танылган «Гауга» төркеменең солисты Оскар Юнысов уйный.

«Идел» яшьләр журналының «Яңа дулкын» проекты татар җырларын таныту максатыннан оештырылган иде.

«Зөләйха» — халык җырларыннан иң киң таралган әсәрләрнең берсе. Халык җырлары кануннары төгәл үтәлгән хәлдә иҗат ителгән ул. Бу җырны Рәшит Ваһапов белән Җәвәһирә Сәлахова дуэт итеп башкарган. Ул Илһам Шакиров, Таһир Якупов, Зөһрә Сәхәбиева, Салават Фәтхетдинов репертуарында да бар.

Европа сәхнәләрен яңгыраткан, халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган артисты  Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөләйха» заманча яңгыраш алды. Музыкант Оскар Юнысов көйдә шаянлык нотоларын куертып уйный. Академик башкару остасы Илүсә әсәргә үзенең чыңлап торган  тавышы белән шаян рух өстәп җырлый. Бу манерада башкару бүтән милләт әһелләрен дә җәлеп итәр сыман.

«Зөләйха» җырын Илүсә белән Оскар «Яңа дулкын» проекты өчен махсус әзерләде.

«„Айга менеп, түбән карап» — җанда ләззәт тудырган җөмлә. Монысы беренчедән булды. Икенчедән: җырда «ай» сүзе кулланылса, бу җыр минем өчен шундук шәхси әсәргә әверелә; мин аны үземә бик якын җыр итеп күрә башлыйм — ул ниндидер җылылык биреп тора», — ди егет үзе.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*