tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә укучылар милли киемнәр тәкъдим итте
Чүпрәледә укучылар милли киемнәр тәкъдим итте

Чүпрәледә укучылар милли киемнәр тәкъдим итте

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә “Бердәм гаиләдә” милли кием бәйгесенең муниципаль этабы үтте.  Бәйгене оештыручылар конкурсның максаты – яшьләргә милли киемне оныттырмау дип белдерде.

-Минемчә менә шушындый бәйгеләр белән милли киемнәрне саклап, балаларыбызга аларга карата мәхәббәт, гүзәллекне күрүне,  тарихыбызны оныттырмауны тәрбияләп була. Милли кием — илебезнең тарихы, мәдәнияте, биредә яшәүче ха­лыкларның гореф-гадәтләре турында сөйләүче мөһим мирас.,-ди район мәгариф бүлегенең милли тәрбия буенча методисты Алсу Тумакова.

Чыннан да әлеге бәйгегә  килеп керүгә үк, милли киемнәрдән басып торган яшьләребезне күрүгә үк күңелләр күтәрелеп китте.  Мәктәп елларында укыган тарихи әсәрләрнең  героинялары-“Галиябанулар” искә төштеХәтта, укучылар тарафыннан Сөембикә ханбикә образы да гәүдәләндерелгән иде.

Татар кызлары, егетләренең башларында — калфак, матур итеп бәйләнгән яулыклар, түбәтәйләр булса, чуваш баларында ул -тухья иде. Элеккеге мишәрләрнең киемен дә,  хәзерге заман алымнары кулланып тегелгән күлмәкләрне дә күрергә мөмкинчелек булды бу көнне.

Бәйге ике номинация: “Традицион костюм” һәм “Заманча костюм”  буенча үтте.  Укучылар үзләре әзерләгән киемнәр тарихын тәкъдим итеп, чыгыш ясадылар.

chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*