tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Исхаков: “Алтын Урда төрки халыкларның тарихи аңында җуелмаслык эз калдырган”
Дамир Исхаков: “Алтын Урда төрки халыкларның тарихи аңында җуелмаслык эз калдырган”

Дамир Исхаков: “Алтын Урда төрки халыкларның тарихи аңында җуелмаслык эз калдырган”

Алтын Урда тарихының аз билгеле сәхифәләре, Казах ханлыгының килеп чыгышы һәм Җүчи Олысыннан (Алтын Урда) чыккан төрле дәүләтләрнең үзара мөнәсәбәтләре үзенчәлеге турында Нур-Солтанда узган “Алтын Урда: тарих һәм тарихи хәтер” исемле түгәрәк өстәл утырышында галимнәр сөйләште.

Казахстан өчен Алтын Урда ни дәрәҗәдә әһәмиятле? Бу сорауга Беренче Президент Фонды каршындагы Дөньякүләм икътисад һәм сәясәт институтының (ИМЭП) баш эксперты Радик Тимергалиев җавап бирде.

“Казахстан өчен әлеге тарихи дәвернең актуальлеге нидән гыйбарәт? Дәүләт җитәкчелеге ни өчен мондый инициатива белән чыкты? Беренчедән, төрле сәбәпләр аркасында озак вакыт дәвамында Алтын Урда ватан тарихында ак тап булып торды. Элек Казахстандагы тарих дәреслекләрендә Җүчи хан тарихы, Дешт-и-Кыпчак халкы белән үзара мөнәсәбәтләр, Бату ханның яулап алу походлары, Үзбәк хан реформалары һәм башка бик күп темалар бервакытта да каралмады. Гәрчә болар барысы да Казахстан тарихына кагыла һәм казах халкының ата-бабалары тормышында чагылыш таба. Бу Казахстан бәйсезлек алуга ирешкәч тә гадәт буенча сакланып калды. Иң беренче, урта гасыр тарихы буенча белгечләр җитмәү моңа сәбәп була. Тормыш белән тәэмин итүнең әһәмиятле мәсьәләләре өстенлекле булып торганда, бу дәүләткә тарих фәне үсешенә тиешенчә игътибар бирергә мөмкинлек тудырмады”, – дип саный Р. Тимергалиев.

Казахстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәүләт тарихы институты директоры, профессор, тарих фәннәре докторы Буркит Аяган Алтын Урда тарихы бүген тиешле дәрәҗәдә өйрәнелми, тикшерелми дип саный.

“Шулай ук бик күп илләр әлеге дәүләт каршында бурычлы булып тора. Ни өчен Евразия тарихчылары Алтын Урда тарихын телгә алмый? Бер төгәл гаделлекне әйтергә кирәк: Россиядә революциягә кадәр Ключевский, Костамаров, Зернов, Бартольд кебек тарихчылар тарихны объектив өйрәнгән, әмма без аларның тикшеренүләрендә субъектив хаталар таба алабыз. Әлбәттә, алар гаять зур хезмәт башкарган. Мәсәлән, татар галиме Мәхмүд Сапаргалиев хезмәте иң зур, яхшы тикшеренүләрнең берсе булып тора”, – дип саный Буркит Аяган.

Тарихчы әйтүенчә, соңгы вакытта татар халкы Алтын Урда чоры тарихын тирәнрәк аңлый һәм өйрәнә башлады.

“Татар халкы өч томнан торган “Дөнья тарихында Алтын Урда” китабын бүләк итте. Казахстан өчен әлеге тема “Бөек даланың җиде чиге” программасы кысаларында өйрәнелә. Авырлыкларга да карамастан, без Алтын Урда кыйммәтен бүгенге көнгә кадәр китереп җиткән кешеләргә рәхмәтле. Шул сәбәпле, бу чор тарихын өйрәнүгә Алькей Маргулан, Вениамин Юдин, Клавдия Пищулина зур өлеш кертте. Шулай ук хәзерге тикшеренүчеләр арасыннан Меруерт Абусеитова, Берекет Карибаев, Радик Темиргалиев исемнәрен атый алабыз”, – диде Б. Аяган.

Нур-Солтанга Татарстаннан килгән кунак, тарих фәннәре докторы, профессор, этнограф Дамир Исхаков Алтын Урданың дөнья тарихына йогынтысы турында сөйләде.

“Алтын Урда – гаять зур дәүләт. Аннан бик күп төрки халыклар чыккан. Шуңа күрә әлеге дәүләтнең тарихы безнең барыбыз өчен дә әһәмиятле. Бу дәүләт һәм аның мәдәнияте – безнең уртак мирасыбыз. Шуңа күрә без һәрвакыт Алтын Урда тарихы белән шөгыльләнергә тиеш. Бу – безнең этносларның формалашуының мөһим этабы. Анда безнең тамырлар. Әлбәттә, борынгы төрки дәвер дә булган, ул да мөһим. Әмма төрки телле халыклар өчен Алтын Урда чоры хәлиткеч була. Төрки телле халык мондый масштабтагы дөньякүләм империяне башка төземәгән”, – диде Дамир Исхаков.

“Тарихи дәүләт нәрсәсе белән аерылган? Ул күчмәнлек белән уртак тормышны берләштереп алып барган”, – диде тарихчы.

Аның сүзләренчә, Алтын Урда шәһәр тормышы чәчәк аткан, алга киткән дәүләт дип санала.

“Гадәттә бу дәүләтнең үсешен бәяләп бетермиләр, әмма без Алтын Урда чорында булган һәм чәчәк аткан бик күп шәһәрләрне беләбез. Шундый кызыклы факт бар: Алтын Урдадан Европа территориясенә, мәсәлән Италиягә ашлык алып чыкканнар. Димәк, бу һич тә күчмә дәүләт кенә булмаган. Алтын Урда турында сөйләгәндә без төрки, монгол тамырлары булган катлаулы цивилизацияне күз алдына китерәбез. Шушы дәүләттә славяннар да яшәгән. Моннан тыш, Алтын Урда башка төбәкләр, аерым алганда Юань империясе (Кытай), Иран, Европа белән дә үзара тыгыз элемтәдә булган. Алтын Урда хәтта, Европаның ерак районнарына да йогынты ясаган дигән фикер бар. Шуңа күрә Кытай һәм башка төбәкләр белән сәүдә элемтәләре Алтын Урда территориясе аша узган”, – диде Д. Исхаков.

Тарихчы әйтүенчә, Алтын Урда чорында Бөек Ефәк юлы мөһим сәүдә юлы ролен үтәгән.

“Иң мөһиме, Алтын Урда безнең халыкларның тарихи аңында җуелмаслык эз калдырган. Безнең эпосларда, легендаларда, риваятьләрдә Алтын Урда геройлары бар. Мәсәлән, күпчелек төрки халыкларда Идегәй (Едигей) турында эпос бар, казахларда да бар ул”, – диде Татарстан галиме.

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*