tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Табын түрендә – милли ризыклар
Табын түрендә – милли ризыклар

Табын түрендә – милли ризыклар

Чистай районы Акбулат авылы клубы белгечләре узган якшәмбедә татар мәдәнияте көннәренә старт бирде.

Әлеге проект кысаларында беренче очрашу «Татар халык ашлары» дип исемләнгән татар милли аш-су күргәзмәсенә багышланган. Күргәзмәдә уңган хуҗабикәләр тарафыннан төрледән-төрле сый-нигъмәт: кош теле, чәкчәк, бәлеш, өчпочмак әзерләнде. Бу чарага хуҗабикәләр бик җаваплы карадылар. Камыр ризыкларын телеңне йотарлык итеп пешереп кенә калмыйча, аларны матур итеп тәкъдим иттеләр, пешерү серләре белән дә уртаклаштылар.

Күркәм, мул табынга үз бәясен авылның йөзек кашы булган Ак әби үз фикерен түбәндәге сүзләр белән җиткерде: “Татар халкының киләчәге бик матур. Рәхмәт сезгә, кызлар!”.

Алга таба очрашу шифалы үлән чәйләре эчеп, мул табын артында матур җырлар белән дәвам итте.

Зилә Нуриманова

chistopol-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*