tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче иганәче Ришат Шамратовны юбилее белән котлады
Данис Шакиров 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче иганәче Ришат Шамратовны юбилее белән котлады

Данис Шакиров 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче иганәче Ришат Шамратовны юбилее белән котлады

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Ришат Шамратовны кабул итте. Ул 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә һәм Казан шәһәренә кайткан. Бөтендөнья конгрессына ул туганнары, шул исәптән Чиләбе өлкәсендәге “Мирас” татар мәдәни үзәге җитәкчесе Реда Кәбирова, аның махсус хәрби операциядән ялга кайткан улы Данис Кәбиров белән килде.

Ришат Шамратов тумышы белән Башкортстан Республикасының Балтач районыннан. Армия хезмәтеннән соң Амур өлкәсендә тормыш юлын дәвам итә, дәрәҗәле урыннарда эшли, Благовещенскиның шәһәр Советы депутаты итеп сайлана.

Ришат Мәүлетхан улы иганәчелек белән шөгыльләнә, мәчет салдыра, милли бәйрәмебез Сабантуйларын оештыруда булыша. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге егетләргә дә ярдәм итә.

Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров юбилярны котлап, татар халкы алдындагы фидакарь хезмәте өчен аңа Бөтендөнья татар конгрессының махсус медален тапшырды. Шулай ук махсус хәрби операциядән ялга кайткан Данис Кәбировка да хезмәтендә уңышлар теләп, “ТАССРның 100 еллыгы” уңаеннан чыгарылган билгене тапшырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*