tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә татар театр коллективларының Барый Тарханов исемендәге өлкә фестивален ачу тантанасы узды
Ульяновск шәһәрендә татар театр коллективларының Барый Тарханов исемендәге өлкә фестивален ачу тантанасы узды

Ульяновск шәһәрендә татар театр коллективларының Барый Тарханов исемендәге өлкә фестивален ачу тантанасы узды

Бүген Ульяновск шәһәренең​ Татар мәдәният үзәгендә татар театр коллективларының Барый Тарханов исемендәге 9 нчы өлкә фестивален ачу тантанасы узды.

Традициягә кергән фестивальдә быел Сембер тамашачысына 11 спектакль тәкъдим ителәчәк. Ике ай дәвамында мәдәни үзәк сәхнәсендә Яңа Малыклы һәм Иске Кулаткы районнары, Ульяновск шәһәре, шулай ук Татарстан Республикасы​ театр коллективлары чыгыш ясаячак.

Барый Тарханов исемендәге театрлар фестивален ачу тантанасында өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Милли мәдәниятләрне торгызу һәм үстерү үзәге җитәкчесе Светлана Ковшенина катнаштылар.

Фестивальне ачу хокукы Татар мәдәният үзәгенең Б.Тарханов исемендәге театр коллективына бирелде. Венера Хусаинова җитәкчелегендә алар «Аҗдаһаның өйләнүе» спектаклен тәкъдим иттеләр.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*