tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Субханкуловлар Бөтенроссия конкурсында җиңде
Субханкуловлар Бөтенроссия конкурсында җиңде

Субханкуловлар Бөтенроссия конкурсында җиңде

Ульяновск өлкәсе Радищево районыннан Субханкуловлар гаиләсе “Бөтен гаилә белән” дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсында җиңү бәхетенә иреште.

Ульяновск өлкәсендә яшәүче 18 гаилә “Бөтен гаилә белән” (“Всей семьей”) проектының беренче этабы нәтиҗәләре буенча призер итеп танылды. Әлеге проект Президент Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән “Гаилә елы” кысаларында тормышка ашырыла.

Җиңүчеләрне Губернатор Алексей Русских котлады. Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсеннән алты меңгә якын гаилә “Бөтен гаилә белән” Бөтенроссия конкурсында катнаша, шуларның 18е беренче этап нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп билгеләнде, диде ул. Ил күләмендә үткәрелгән мәртәбәле бәйгедә җиңүчеләр арасында Радищево районыннан Субханкуловлар гаиләсе дә бар.

emet73.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*