tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакировка Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды тарафыннан “Милләтпәрвәр” исеме бирелде
Данис Шакировка Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды тарафыннан “Милләтпәрвәр” исеме бирелде

Данис Шакировка Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды тарафыннан “Милләтпәрвәр” исеме бирелде

Бүген Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге 14нче номерлы татар гимназиясендә күренекле татар галиме, тарихчы Һади Атласиның тууына 145 ел уңаеннан фәнни-методик семинар уза.

Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе  Данис Шакиров сәламләде.

Семинарда язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре катнаша.

Биредә Данис Шакировка татар халкының телен һәм мәдәниятен саклау, үзаңын үстерү, бердәмлеген булдыру юнәлешләрендә милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртып кылган игелекле гамләлләре өчен Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды тарафыннан “Милләтпәрвәр” исеме бирелде. Шундый ук мәртәбәле бүләк язучы Вахит Имамовка һәм Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллинага да тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*