tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында чыгыш ясады
Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында чыгыш ясады

Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында чыгыш ясады

Бүген Казанда XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре”  форумы кысаларында  Милли Шура әгъзалары өчен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы башланды.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2022 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

-Быел без Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгын билгеләп үттек. Һәм ел ахырына хәтле безнең эшчәнлек шушы юбилей кысаларында уза. 2022 елның 30 июль – 3 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узды. Аның эшендә илебезнең 77 төбәгеннән һәм 35 чит илдән барлыгы 1663 делегат һәм шәрәфле кунак катнашты,-диде Данис Шакиров.

Ул шулай ук Казан шәһәрендә X Татар авыллары эшмәкәрләре җыены, «Милли тормыш һәм дин» XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узганын билгеләп үтте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе 2022 елда дөнья буйлап үткәрелгән Сабантуйлар турында да мәгълүмат бирде:

-17-18 июнь көннәрендә Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабан туе, 25 –26 июнь көннәрендә Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтёрлар Сабан туе, 10 сентябрендә Казакъстан Республикасының Абай өлкәсендә I Халыкара Иртыш буе Сабан туе уздырылды. Шулай ук 2022нче елның сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсендә һәм Башкортстан Республикасында, ноябрьдә Кемерово өлкәсендә һәм Мәскәү шәһәрендә булды. Биредә төбәк җитәкчеләре белән 2023нче елда планлаштырыла торган илкүләм Сабантуйларны оештыру мәсьәләләре каралды.

Ул үзенең чыгышы ахырында «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы яшь буын белән эшләүгә зур игътибар биргәнен һәм Бөтендөнья татар яшьләре Форумы ел дәвамында үзенең популяр проектларын тормышка ашырганын билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*