tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия старт алды
Казанда «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия старт алды

Казанда «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия старт алды

Бүген XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы үз эшен “Корстон”  сәүдә-күңел ачу комплексында дәвам итә. Әлеге минутларда биредә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре катнашында «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия башланып китте.

Эшмәкәрләрне “Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлеге рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде.

-Татарстан Республикасы Россиянең икътисади яктан алга киткән регионнарының берсе булып тора. Без Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә татар эшмәкәрләре өчен чаралар үткәрергә тырышабыз,- диде ул.

Марат Әхмәтов форумда катнашучыларны пленар дискуссиянең программасы белән таныштырды. Ул шулай ук татар эшмәкәрләренең төп максаты татар бизнесын үстерүгә юнәлгән булуын әйтте.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Янович кунакларны һәм катнашучыларны Татарстан Республикасының җитештерү потенциалы белән таныштырды:

– Мин барыгызны да Татарстан Республикасында күрүемә бик шатмын.ТР бик зур җитештерү потенциалына ия. Бүгенге көндә сәнәгать җитештерү күләме 4 трлн 6 млрд. сумны тәшкил итә.Барлык җитештерү күләменең 25,1% ы нефть чыгаруга , 21,5% ы нефть эшкәртүгә, 21 машина төзелешенә, 16,4 химия һәм нефть химиясе җитештерүгә сарыф ителә. Татарстанда Тайнефть, Түбән Кама Нефтехим, Казаноргсинтез, Аммоний АҖ, КАМАЗ ПАО, AURUS, Туполев ҖАҖ, Эйдос-медицина, Pozis һ.б. эшли.

Татарстан Республикасының Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Вениаминович Республика маркетинг үзәге эшчәнлеге турында сөйләде. Ул шулай ук РМЦ ресурсларындагы тәкъдимнәр каталогында продукция китерү турында 132 127 тәкъдим бастырылганын әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*