tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы башланды
Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы башланды

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы башланды

Казанда XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре”  форумының икенче көне башланды. Бүген биредә Милли Шура әгъзалары өчен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы уза.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Милли Шура әгъзаларын, төрле оешма җитәкчеләрен сәламләде. Ул 2022 ел татар милләте  һәм гомумән Россия Федерациясе өчен зур вакыйгаларга бай булганын билгеләп үтте.

– Быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Россияда һәм чит илләрдә күп чаралар һәм проектлар тормышка ашты. 9 декабрьдә исә Мәскәүдә әлеге чараларны йомгаклау тантанасы узачак. Эшли башлаган проектларыбызны туктатмыйча, киләсе елда аларның масштабын тагын да зурайтып үткәрергә дигән максат белән эшлик,- диде Васил Гаязович.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессы 30 еллыгын бәйрәм иткәнен ассызыклады.

-Безнең белән күп кенә төбәкләрнең җитәкчеләре эшли. Һәм съездны үткәргән вакытта барысы да үз өлешләрен керттеләр. Алар татар милләтен берләштерү эшендә безгә һәрвакыт ярдәм итәләр.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында Татарстан Республикасыннан 27 кеше, Россия Федерациясеннән 24 һәм чит илләрдән  2 кеше катнаша.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге нәтиҗәсе белән таныштырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*