tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батырына Татарстан Президенты бүләген тапшырды
Данис Шакиров Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батырына Татарстан Президенты бүләген тапшырды

Данис Шакиров Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батырына Татарстан Президенты бүләген тапшырды

XII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туеның көрәш батыры билгеле. Абсолют батыр исеменә Татарстан көрәшчесе Раил Нургалиев лаек булды. Батырга Татарстан Республикасы Президенты бүләген – Лада машинасы ачкычларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды. Абсолют батыр исеменә бил алышуда Раил Нургалиевның көндәше, шулай ук Татарстан көрәшчесе, Булат Мусин булды.
Гомум көрәш бәйгесендә Россиянең 25 регионыннан 8 үлчәү категориясендә йөзгә якын батыр көч сынашты. Ярышларның баш хөкемдары тумышы белән Мордовиядән булган, грек-рим көрәше буенча олимпия һәм дөнья чемпионы Алексей Мишин иде.

.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*