tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Свердловск өлкәсенә бара
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Свердловск өлкәсенә бара

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Свердловск өлкәсенә бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Свердловск өлкәсенә бара.

Биредә, 3нче  июль көнне, Сысерт шәһәр округы территориясендә, өлкә татар халкының милли  бәйрәме “Сабантуй” узачак.

Бәйрәм программасында традицион спорт һәм күңел ачу чаралары көтелә: татарча көрәш, традицион ярышлар һәм ат чабышлары, «Милли ишегалды» этнографик мәйданчыклары һәм ярминкә. Спорт чараларында җиңүчеләр арасында призлар уйнату һәм бүләкләү булачак.

Тантаналы ачылышта Татарстан, Башкортстан һәм Свердловск өлкәсеннән профессиональ һәм үзешчән иҗат коллективлары һәм артистлар чыгыш ясаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*