tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә Сабан туе башланды
Свердловск өлкәсендә Сабан туе башланды

Свердловск өлкәсендә Сабан туе башланды

Бүген Свердловск өлкәсендә милли бәйрәмебез – өлкә Сабан туе уза. Иртәдән үк мәйданда төрле төбәкләрдән кунаклар җыелды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнаша. Ул Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Азат Салихов, Башкортстанның Дәүләт Җыены-Корылтае рәисе урынбасары Тамара Тансыккужина һәм башка кунаклар белән бергә милли ишегалларын карады.

Васил Шәйхразыев мәйданга җыелган халыкны милли бәйрәмебез белән котлап, Сабан туен ачып җибәрде. Свердловск өлкә Сабан туенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Татарстан һәм Башкортстанның сәнгать коллективлары чыгышлары, милли уеннар, ат ярышлары, көрәш узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*