tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Даян Мурзинга һәйкәл ачылу тантанасында катнашты
Данис Шакиров Даян Мурзинга һәйкәл ачылу тантанасында катнашты

Данис Шакиров Даян Мурзинга һәйкәл ачылу тантанасында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Башкортстан Республикасында.

Ул Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы сугышкан, партизан отрядларын оештырган легендар шәхес Даян Мурзинга һәйкәл ачылу тантанасында катнашты. Данис Шакиров чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән саләмләде һәм котлау хатын җиткерде.

“Бөек Ватан сугышы ветераны, данлыклы “кара генерал”, милләттәшебез Даян Баян улы безнең горурлыгыбыз һәм олуг батырлык үрнәге. Даян Мурзин интернациональ батыр дисәк тә ялгыш булмас, чөнки аның тормыш һәм фронт биографиясе турында чит илләрдә дә бик яхшы беләләр. Быел Даян Баянович тууына 100 ел тулу уңаеннан һәйкәл ачылу аеруча да мөһим вакыйга. Туган илебез иминлеге өчен көрәшкән батырларның  исемнәрен мәңгеләштерү эшендә алга таба да кулга-кул тотынышып эшләргә насыйп булсын,” – диелә хатта.

Чарада шулай ук  Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае рәисе урынбасары Рөстәм Ахмадинуров катнашты.

Яңа һәйкәл Кушнаренко авылында ачылды.

Даян Мурзин Башкортстанның Бакалы районындагы Иске Балыклы дигән татар авылында туып үсә. Кушнаренко авылындагы педагогия училищесын тәмамлагач, туган авылындагы мәктәптә укыта башлый ул. Әмма, Икенче бөтендөнья сугышы башлануга, 17 яше генә тулган егет, үз теләге белән, фронтка китә. Курку белмәс татар егете, сугышның башыннан азагынача диярлек, партизаннар отрядларына җитәкчелек итә. Даян Мурзин сугыштан соң Чехословакиянең Милли батыры исеменә лаек булган иде. Атаклы шәхес Чехиянең “Зур хезмәтләре өчен” тәре-ордены белән бүләкләнде. Даян Мурзин хакында китаплар язылды, фильмнар төшерелде, пьесалар сәхнәләштерелде. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*