tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эш сәфәре белән Кемерово өлкәсенә бара
Данис Шакиров эш сәфәре белән Кемерово өлкәсенә бара

Данис Шакиров эш сәфәре белән Кемерово өлкәсенә бара

Бүген эш сәфәре белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров Кемерово өлкәсенә бара.

Биредә XXIII Федераль Сабан туена, III Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы планлаштырылган.

Чарада Кемерово өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Алексеев, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате министры Андрей Ариткулов, физкультура һәм спорт министры Сергей Мяус, Кемерово өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары, Кузбасс сәнәгать һәм сәүдә министры Леонид Старосвет катнашачак.

Татарстан Республикасы ягыннан утырышта Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров белән берлектә, милли бәйрәмебезне оештыруда булышучы Лениногорск районы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрылыгы вәкилләре дә катнаша.

Исегезгә төшерәбез, Кемерово өлкәсендә XXIII Федераль Сабан туе һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе 2023 елның 30 июненнән 1 июленә кадәр узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*