tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә узачак телекүпер төрле шәһәр ветераннарын берләштерәчәк
Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә узачак телекүпер төрле шәһәр ветераннарын берләштерәчәк

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә узачак телекүпер төрле шәһәр ветераннарын берләштерәчәк

2023 елның 5 маенда 16.00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә ел саен ветераннарны хөрмәтләп үткәрелә торган «Хәтер вакыттан көчлерәк» халыкара акциясе узачак. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышлана. Телекүпер Россиянең төрле шәһәрләреннән катнашучыларны берләштерәчәк, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары автономиясе.

Чараны Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе, Россия Мөфтиләр шурасы, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык финанс ярдәме белән Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Чара программасында акциядә катнашучы шәһәрләр арасында телекүпер, «Хәтер вакыттан көчлерәк» фильмын күрсәтү һәм башкаланың иҗади коллективлары һәм Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән кунаклар катнашында «Якты май» фестивале каралган.

Акциядә катнаша торган төбәкләрнең – Мәскәү, Владивосток, Сахалин, Уфа, Казан, Омск, Ханты-Манси автономияле округы — Югра, Кырым Республикасы һәм Дагыстан волонтерлар командалары ветераннарга барачак, истәлекле бүләкләр тапшырачак һәм аларга тантаналы чараларда онлайн-трансляциянең төп катнашучылары — геройлары һәм тамашачылары булу мөмкинлеген бирәчәк.

Акциягә Мәскәү татарлары автономиясе сайтында төрле илләрдән меңләгән тамашачы кушыла алачак. Чараның төп мәйданчыклары: телекүпер һәм бәйрәм онлайн-программасы, «Хәтер вакыттан көчлерәк» фильмы, татар башкаручылары концерты трансляциясе бер үк вакытта өч тематик каналда күрсәтеләчәк. Эфир язмаларын трансляция тәмамланганнан соң да карап булачак.

Акцияне оештыручылар «Бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрчак хәтерлибез һәм рәхмәт белдерәбез» девизы белән өлкән буын турында көндәлек кайгырту, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм балаларына ярдәм итү, аларның батырлыгына хөрмәт күрсәтү, шулай ук фаҗигале вакыйгалар кабатланмасын өчен сугыш турында хәтерне саклауның мөһимлеген актуальләштерү кирәклегенә игътибарны җәлеп итүне үз миссиясе итеп күрәләр.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*