tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эш сәфәре белән Мәскәүгә бара
Данис Шакиров эш сәфәре белән Мәскәүгә бара

Данис Шакиров эш сәфәре белән Мәскәүгә бара

22 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Мәскәүгә барачак.

Биредә ул “Ислам-Россия рухи мирасының аерылгысыз өлеше: Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел” дип исемләнгән фәнни – гамәли конференциядә катнашачак. Чараны РФ Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте оештыра.

Чарада дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, федераль дәүләт хакимияте органнары, Мәскәү Хөкүмәте, хәйрия һәм коммерцияле булмаган оешмалар, фәнни-белем бирү берләшмәләре, милли һәм яшьләр берләшмәләре вәкилләре катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*