tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Самара шәһәренә килде
Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Самара шәһәренә килде

Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Самара шәһәренә килде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ярославль өлкәсендәге сәфәрен тәмамлап, бүген кич белән Самара шәһәренә килде. Биредә аны Самара татарларының “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев һәм милләттәшләребез каршы алды.

Иртәгә, 27 нче февральдә, Самарада “Сәламәтлек көне” уздырылачак. Ул инде 2013 нче елдан бирле,  “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев ярдәме белән оештырыла . Татарлар үткәрә торган чара хәзер башка милләт вәкилләрен дә үзенә тарткан. Спорт ярышларында “Яктылык” мәктәбе укучылары гына түгел, шәһәр халкы да бик яратып катнаша.

Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров әлеге бәйрәмгә кунак буларак чакырулы. Быел “Сәламәтлек көне”ндәге ярышлар Россия Герое Игорь Станкевич призына үткәрелә. Чара ачык һавада узачак. Иртәнге сәгать 09,00 да башлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*