tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ана теле укытучылары форумы
Ана теле укытучылары форумы

Ана теле укытучылары форумы

Халыкара туган тел көне уңаеннан Ульяновскиның өлкә фәнни китапханәсендә ана теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы узды. Анда өлкәбез мәктәпләрендә белем бирүче рус, татар, чуваш, мордва теле укытучылары ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар, педагогик тәҗрибә белән уртаклаштылар һәм проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләделәр.

Форум кунакларын фойеда Ульяновск шәһәренең 20 нче санлы “Искринка” балалар бакчасы тәрбиячеләре җыр-бию, нәфис сүз белән каршы алдылар. Укытучылар тырышлыгы белән әзерләнгән күргәзмәләр искиткеч бай эчтәлекле булулары белән соклану тудырдылар. Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбе укытучылары Нәсиха Ягудина белән Сания Рафикова татар халык ашлары әзерләп килгәннәр. Ниләр генә юк анда?! Пәрәмәч, бавырсак, кош теле, гөбәдия, урама… Ә Карсун районы Нугай иле урта мәктәбе мөгаллимәсе Равия Юсупова милли кул эшләре күргәзмәсен алып килгән иде. Равия Кетдус кызы кунакларга үз куллары белән чиккән күзлек савытларын бүләк итте. Татар мәдәният үзәге тәкъдим иткән милли киемле курчаклар күргәзмәсе дә педагогларда зур кызыксыну уятты. Милли киемле егерме өч пар курчак илебезнең һәм төбәгебезнең күп милләтле һәм бай мәдәниятле булуын күрсәтә.

Форумны Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең милләтләр эшләре һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча идарә рәисе Сергей Паховский ачып җибәрде. Ул төбәгебез башлыгы Сергей Морозовның ана теле укытучыларына фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Ульяновск өлкәсе – күп милләтле регион. Безнең төбәктә 120 милләт вәкиле гомер кичерә. Мәктәпләрдә 98 мең бала рус, татар, чуваш, мордва телләрен ана теле буларак өйрәнә. Туган телне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихны өйрәнү халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертә”,- диде ул.

Сергей Паховский Павловка районыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Абуталиповага өлкә Губернаторының Почет грамотасын тапшырды.

Өлкәнең мәгариф һәм тәрбия министры урынбасары Ирина Кисилева Татарстан, Чувашия һәм Мордовия республикалары мәгариф министрлыклары белән дүрт яклы килешүнең ана телләрен үзләштерүгә уңай йогынты ясавын ассызыклап үтте. Күрше төбәкләргә зур рәхмәт, аларның ярдәменә таянып эшлибез, диде ул һәм Николаевка районы Әхмәтле мәктәбеннән Гөлназ Такташова белән Иске Майна районы Новиковка мәктәбеннән Хамдия Мухаметшинага министрлыкның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Татарстанның мәгариф үсеше институтының тәрбия бирү лабораториясе мөдире Марат Шәехов Бөтендөнья татар конгрессының кайнар сәламен җиткерде һәм Ульяновск өлкәсе мәгариф үсеше институтының милли телләр буенча баш белгече Әлфия Абутдиновага конгрессның “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален тапшырды. Ул үзенең чыгышында ике төбәкнең озак еллар дәвамында уңышлы хезмәттәшлек итүенә басым ясады.

“Ана телен саклап калу һәм яшь буынга тапшыру максатында, Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәге базасында Каюм Насыйри исемендәге фәнни-мәгърифәтчелек үзәгенең бүлекчәсен ачып җибәрдек. Ел дәвамында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан сезнең төбәк мәктәпләренә 2,5 мең данә татарча дәреслек бүлеп бирелде. Соңгы елларда Карсун районы Нугай иле авылы мәктәбе һәм Иске Кулаткы бистәсенең балалар бакчасы Татарстаннан акчалата грантлар алдылар. Россия регионнарындагы ана теле укытучылары һәм укучылар өчен төрле семинарлар, форумнар, конкурслар уздырабыз”,- диде Марат Рәшит улы.

Ә “Белем. Ru” порталы җитәкчесе Раил Гатауллин эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Интернет челтәрендә татар теле киң кулланылсын өчен укытучыларның активрак булуы кирәк, диде Раил Мәүлет улы. Ул якын киләчәктә китап укучылар арасында әдәби Сабантуй узачагы турында хәбәр итте.

Шәһәр Думасы депутаты Алсу Айзатуллина укытучыларның тырышлыгына югары бәя бирде.

“Балаларга ана телен өйрәтү өчен, беренче чиратта, педагоглар – үз эшенең чын осталары кирәк. Сез милләтебезне саклап калу максатында бәяләп бетергесез зур эш башкарасыз”,- диде Алсу Фәрит кызы һәм Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе укытучысы Гүзәл Сәмигуллинаны “Бердәм Россия” партиясенең Рәхмәт хаты белән сөендерде.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин ана теле укытучыларының барлык милли чараларда да активлык күрсәтүләрен билгеләп үтте.

“Ел дәвамында балалар өчен бик күп иҗади конкурслар, фестивальләр, бәйгеләр үткәрелә. Аларның һәрберсендә катнашырга, үзегезне күрсәтергә тырышсагыз иде. Бары тик бергәләп, кулга-кул тотынышып эшләсәк кенә, уңай нәтиҗәгә ирешергә була”,- диде автономия җитәкчесе.

Аннары ана теле укытучылары “түгәрәк өстәл” артына җыелып, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм фикер алыштылар. Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе мөгаллимәсе Гүзәл Сәмигуллина милли мәгариф учагының уңышлары хакында горурланып сөйләде.

“Безнең мәктәп өлкәбезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булып тора. Эш алымнарыбызны, укыту методикасын өйрәнергә теләүчеләргә ишекләребез һәрвакыт ачык. “Гакыйль Сәгыйров укулары”н быел икенче тапкыр инде төбәкара дәрәҗәдә үткәрергә җыенабыз. Төрле регионнардан, өлкәбез районнарыннан йөздән артык заявка килде инде. Укучыларыбызның уңышлары да чиксез сөендерә. Ел саен өлкә һәм төбәкара олимпиадалардан призлы урыннар алып кайталар, имтиханнарда югары баллар җыеп, төрле вузларга укырга керәләр”,- диде Гүзәл Илдус кызы.

Рузия ХӘЛИМОВА
emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*