tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Кичке Әстерхан” тапшыруында катнашты
Васил Шәйхразыев “Кичке Әстерхан” тапшыруында катнашты

Васил Шәйхразыев “Кичке Әстерхан” тапшыруында катнашты

Бүген Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев «Әстерхан 24» телеканалында чыгучы «Кичке Әстерхан» тапшыруында катнашты. Әңгәмә барышында Милли Шура рәисе 2020 елның августында узган Милләт җыенында кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе” документы, аны тормышка ашыру юллары һәм сентябрь аенда узачак Бөтенроссия халык санын алу турында сөйләде. Шулай ук тапшыруда Татарстан һәм Әстерхан өлкәсе татарлары арасындагы элемтәләр һәм башка актуаль мәсьәләләр дә кузгатылды.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның март аеннан «Әстерхан региональ каналы» («Әстерхан 24») җитәкчесе итеп Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова билгеләнде

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*