tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен өйрәнү курсларын оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде
Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен өйрәнү курсларын оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде

Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен өйрәнү курсларын оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде

Бүген Казан Ратушасында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм мәдәният үсеше һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссияләренең, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «Этномәдәният, тел күптөрлелеген саклау һәм яклау – гомумроссия бердәмлеген ныгытуның мөһим факторы» дигән темага йомгаклау очрашуы узды.

Ике көн дәвамында утырышта катнашучылар «Туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту мәсьәләләре», «Цифрлы трансформация шартларында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне саклап калуда һәм ныгытуда гражданнар җәмгыяте институтларының роле» һәм «Милли үзенчәлекләрне саклау: төбәктәге эш тәҗрибәсе» секцияләрендә эшләде. Глобальләшү шартларында һәм алда торган Бөтенроссия халык санын алу кысаларында милли бөтенлекне саклап калу аеруча актуаль темаларның берсе булды.

Чарада шулай ук Татарстан мөфтие, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Үз чыгышында хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәчетләр каршында татар телен өйрәнү курсларын оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде: «Курслар халык арасында милли-дини үзаңны тәрбияләү һәм туган телне өйрәнү эшенә зур өлеш кертте. РИИда берничә ел дәвамында эшләнеп һәм сынау үтеп, «Без – татарлар» укыту программасы Татарстан мәчетләрендә камилләштерелде һәм гамәлгә кертелде. 2018 елда курслар 10 мәчеттә, 2019 елда – 20 мәчеттә, ә узган елның көзеннән республиканың 100 мәчетендә оештырылды. Бүгенге көндә татар теле курсларында 1500гә якын тыңлаучы белем ала. Курслар өчен РИИ-да татар теле кафедрасында эшләнгән махсус дәреслек әзерләнде һәм нәшер ителде. Укыту методикасы сөйләм телен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән».

Нәтиҗәдә, уртак утырышта катнашучылар Россия территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен һәм тарихын саклап калу һәм популярлаштыру өлкәсендә иң уңышлы тәҗрибәләрне гомумиләштерделәр.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*