tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Гребен татар милли мәдәни үзәгендә булды
Данис Шакиров Гребен татар милли мәдәни үзәгендә булды

Данис Шакиров Гребен татар милли мәдәни үзәгендә булды

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Чечен Республикасына килде. Монда ул Гребен татар милли мәдәни үзәгендә булды.

Мәдәни үзәк 2001 елда оештырылган. Үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре – татар халкының мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, шулай ук үсеп килүче буынга рухи-әхлакый, эстетик һәм патриотик тәрбия бирү.

Татар милли-мәдәни үзәгендә алты клуб бар. Биредә Йолдыз вокал төркеме, Ләйсән фольклор-этнографик төркеме, Яшлыкъ бию төркеме, Шавла бию төркеме, нәфис сүз, яшь рәссам түгәрәге эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*