tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Окоп шәмнәре ясыйлар
Окоп шәмнәре ясыйлар

Окоп шәмнәре ясыйлар

Иске Кулаткы механик-технологик техникумы махсус хәрби операция башланганнан бирле Донбасс халкына һәм сугышчыларга ярдәм күрсәтү акцияләрендә актив катнаша.

Окоп шәме – ул кыр шартларында җылылык һәм яктылык чыганагы. Әлеге шәм 8 сәгать дәвамында янып торырга мөмкин, аның ярдәмендә хәтта ашарга да әзерләргә була.

“Герой сугышчыларыбызга ярдәм итик” акциясендә укытучылар һәм студентлар, 4 нче курсның класс җитәкчеләре катнаша. Аларга тәрбия эше буенча директор урынбасары Р.Х.Джамаев җитәкчелек итә.

Егетләр һәм кызлар СВО зонасына җибәрү өчен зур тырышлык куеп шәмнәр ясыйлар. Йөрәкләре кушуынча үзләренең патриотик бурычларын үтәүче солдатлар һәм офицерларга безнең ярдәм бик тә кирәк, шуңа күрә бу изге эштән читтә кала алмыйбыз, бердәмлектә – көч, ди яшьләр.

Ә сугышчылар Иске Кулаткы студентларына рәхмәт сүзләре юллый. Шушы эшкә алынуыгыз өчен рәхмәт, окоп шәмнәре ярдәмендә без җылынабыз, блиндажлар һәм окопларда ризыгыбызны җылытып ашыйбыз, ди сугышчылар үзләренең видеомөрәҗәгатьләрендә.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*