tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Норлатта язучы Илдус Диндаровның юбилей кичәсе үтте
Норлатта язучы Илдус Диндаровның юбилей кичәсе үтте

Норлатта язучы Илдус Диндаровның юбилей кичәсе үтте

Норлат шәһәренең Мәдәният сараенда язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республикабызның берничә әдәби бүләге лауреаты Илдус Диндаровның 75 яшьлек юбилеен зурлап үткәрделәр. Муниципаль район хакимияте оештырган олуг тантанада аның җитәкчеләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, каләмдәшләр, китап укучылар әдипне кайнар котлап, мактау грамоталары , истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Әлеге әдәби-музыкаль кичә “Бәрәкәтле гомер агышы” дип тикмәгә генә аталмагандыр. Дөрестән дә, Илдус Диндаров бу чорда әдәбиятта, журналистикада нәтиҗәле хезмәт куеп, байтак китаплар язды, халык ихтирамын казанды. Һәм юбилярга күптән түгел генә нәшер ителгән өр-яңа китаплар тапшыру нур өстенә нур өстәде. Язучы өчен моңардан да зуррак шатлык-бәхет булуы мөмкинме соң! Эш шунда ки, район үзәк китапханәсендә авторның, кечкенә генә, төш кенә генә дигәндәй, “ Җәй азагы” дип бик тә мәгьнәле аталган шигырьләр җыентыгын үз хисапларына нәкь шушы күркәм вакыйга көненә өлгерткәннәр. Табадан гына төшкән икенче яңа китап исә шәһәрдәге Илдус ага укыган беренче урта мәктәпнең 60 еллыгы уңаеннан чыгарылган. Ә анда аның да хатирә язмалары һәм фоторәсемнәре урнаштырылган.

Күңелле, ихлас чыгышлар, концерт номерлары, җыр-бию белән үрелеп барган бу хикмәтле, ямьле кичә сәхнә түрендә тәүге тапкыр тәкьдим ителгән әнә шул асыл китаплар белән дә гомергә истә калырлык булды.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*