tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Данис Шакиров Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Данис Шакиров Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Новокузнецк шәһәренә килде. Татарстан делегациясе составында шулай ук Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Россия Көрәш федерациясе вәкилләре.

Бүген II Халыкара шахтерлар Сабантуена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Данис Шакиров катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Биредә бәйрәмнең төп концепциясе турында фикер алыштылар, мәдәни чаралар һәм спорт ярышлары исемлеген билгеләделәр, шулай ук техник яктан тәэмин итү һәм логистика мәсьәләләрен карадылар.

Утырышта Кузбасс Губернаторының беренче урынбасары – Кузбасс Хөкүмәте рәисе Вячеслав Телегин, Новокузнецк шәһәр округы башлыгы Сергей Кузнецов, Кузбасс мәдәният һәм милли сәясәт министры Анна Юдина һ. б. катнашты.

Оештыру комитеты әгъзалары Сабан туен уздыру мәйданчыкларын карадылар: алар арасында Театр мәйданы, Металлурглар бакчасы, Драма театры һәм төп чаралар узачак «Кузнецкая крепость» музей-тыюлыгы.

2022 елның 5 июнендә Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Хәзер бәйрәмгә әзерлек бара.

Сабантуй программасында традицион спорт ярышлары-татар көрәше, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе һәм сату, милли ашлар фестивален уздыру көтелә. Бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасының иҗат коллективлары чыгыш ясый һәм беренче тапкыр Сабан туеның балалар мәйданчыгы оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*