tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Луганск Халык Республикасы җитәкчелеге белән очрашты
Васил Шәйхразыев Луганск Халык Республикасы җитәкчелеге белән очрашты

Васил Шәйхразыев Луганск Халык Республикасы җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Луганск Халык Республикасында. Бүген ул биредә “Донбассның традицион диннәре – экстремизмга һәм неонацизмга каршы” дип исемләнгән халыкара конференциядә катнаша.

Васил Шәйхразыев әлеге чара башланганчы берничә рәсми очрашуда булды. Луганск Халык Республикасы Премьер-министры урынбасары Анна Юрьевна Тодорова белән үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Очрашуда республиканың мәдәният, спорт һәм туризм министры Дмитрий Сергеевич Сидоров та катнашты. Җитәкчеләр Вице-премьер Васил Шәйхразыевка Луганскига визиты өчен зур рәхмәт җиткерде.

Милли Шура рәисе 2022 нче елда Татарстанда узачак мөһим чаралар хакында сөйләде. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам диненең кабул ителүенә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелүче бәйрәмдә Донбасстан да вәкилләр катнашуы көтелә. Киләчәктә Луганск Халык Республикасына Татарстаннан дини һәм әдәби китаплар җибәрү турында да сүз булды.

Очрашуда әлеге төбәктә яшәүче милләттәшләребез тормышы турында да фикер алыштылар. Луганск Халык Республикасында 10 меңләп татар яши.9 мәчет эшли, шуларның 6 сында имам булып татар кешеләре тора. Әлеге мәгълүматны җитәкчеләргә очрашуда катнашкан Алчевск шәһәренең “Таң” татар мәдәни үзәге җитәкчесе Флюр Карачурин җиткерде.

Конференция башланыр алдыннан, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Луганск Халык Республикасы Премьер-министры Сергей Козлов белән очрашып, Татарстанга күчеп кайтучылар, Донбасска гуманитар ярдәм җибәрү мәсьәләләре хакында сөйләште.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*