tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Луганск шәһәрендә «Донбассның традицион диннәре – экстремизм һәм неонацизмга  каршы» дип исемләнгән конференциясе узды
Луганск шәһәрендә «Донбассның традицион диннәре – экстремизм һәм неонацизмга  каршы» дип исемләнгән конференциясе узды

Луганск шәһәрендә «Донбассның традицион диннәре – экстремизм һәм неонацизмга  каршы» дип исемләнгән конференциясе узды

Бүген Луганск Халык Республикасында «Донбассның традицион диннәре – экстремизм һәм неонацизмга  каршы» темасына халыкара конференциянең пленар утырышы узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев катнашты.

Конференциянең пленар утырышында Донбасс һәм Россия республикаларының төрле дин әһелләре, Луганск Халык Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, югары уку йортлары вәкилләре, шулай ук Россия мөселманнары Диния Җыены рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы Мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов катнашты.

Татарстан Вице-премьеры Васил  Шәйхразыев конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  исеменнән сәламләде. Ул үз чыгышында республикада төрле дин һәм милләт вәкилләренең бердәм һәм дус булып яшәүләре турында сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды. 45 илдә татар иҗтимагый оешмасы эшләвен дә билгеләп үтте.

Шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел  тулу уңаеннан үткәреләчәк чаралар турында җиткерде. 19-21 нче май көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены оештырыла. Аның кысаларында “Изге Болгар җыены” узачак. Чарага килгән делегатлар Казанда сафка бастырылучы Җәмигъ мәчетенә нигез ташын салу тантанасында да катнашырга тиеш, дип белдерде Милли Шура рәисе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*