tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» курчак театры Түбән Новгород курчак театры белән алмаш гастрольләр үткәрә
«Әкият» курчак театры Түбән Новгород курчак театры белән алмаш гастрольләр үткәрә

«Әкият» курчак театры Түбән Новгород курчак театры белән алмаш гастрольләр үткәрә

«Әкият» татар дәүләт курчак театры һәм Нижгар дәүләт академия курчак театры алмаш гастрольләр үткәрә.

Түбән Новгород коллективы гастрольләре 12 майда Казанда  ачылачак.

Шушы ук вакытта «Әкият» татар дәүләт курчак театры Түбән Новгород курчак театры сәхнәсендә үз спектакльләрен күрсәтә. Программада – Корней Чуковскийның «Муха-Цокотуха» әкияте, Илгиз Зәйниевнең «Дисней төшләре» һәм Габдулла Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкияте буенча куелган спектакль.

Гастрольләргә билетларны «Пушкин картасы» буенча да алырга мөмкин дип искәртә театр.

«Әкият» курчак театры делегациясе Нижгар өлкәсе татарлары белән очрашу планлаштыра.

  • Бу театр сезонында «Әкият» курчак театры өченче алмаш гастрольләр ясый. Ноябрь аенда Кемерово өлкәсенең Кузбасс курчак театры һәм Хабаровски курчак театры белән алмаш гастрольләр үткән иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*