tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: “I Бөтенроссия Туган тел форумы “Тәрбия. Белем. Тел” шигаре астында узачак”
Данис Шакиров: “I Бөтенроссия Туган тел форумы “Тәрбия. Белем. Тел” шигаре астында узачак”

Данис Шакиров: “I Бөтенроссия Туган тел форумы “Тәрбия. Белем. Тел” шигаре астында узачак”

2023 елның 12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумы оештыра. Бүген әлеге форумны уздыру буенча матбугат-конференциясе узды.

Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре чакырулы.

Матбугат-конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе  Данис Шакиров “Туган тел” форумының максаты турында сөйләде:

– Форумның төп максаты – бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучысы яисә милли-мәгариф хезмәткәренең, бу юнәлештә эш алып баручының бары тик уку-укыту методикасы белән генә мавыкмыйча, милли хәрәкәтнең вәкиле буларак тәрбияләнүе. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев форум өчен “Тәрбия. Белем. Тел” шигарен сайлады, – диде ул.

Шулай ук Данис Шакиров тел мәсьәләсенең бүгенге көндә актуаль булуын билгеләп үтте:

– Бүгенге көндә туган тел мәсьәләсе – ул көн кадагындагы мәсьәлә. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр. Без әлеге форумны бары тик  татар теле һәм әдәбияты укытучылары форумы дип кенә атамадык,  махсус  рәвештә Бөтенроссия “Туган тел” форумы дип атадык.  3 көнлек программа да шул принципка нигезләнеп эшләнгән, – диде ул һәм форум программасы белән таныштырып китте.

12 нче ноябрь көнне форум делегатлары Казан һәм Казан Кремле буйлап экскурсиядә булачаклар. Шулай ук бу көнне катнашучылар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Идегәй» спектаклен караячаклар.

13 нче ноябрь көнне Арча муниципаль районына бару һәм әлеге җирлектәге белем оешмаларының эшчәнлеге белән танышу каралган. Биредә татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә багышланган төрле педагогик остаханәләр узачак. Шулай ук укытучылар өчен татар милли бизәкләрен төшерү, татар халык ашларын әзерләү, татар декоратив-гамәли сәнгате, татар халык биюе буенча мастер-класслар оештырылачак.

14 нче ноябрь көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырыш узачак. Пленар утырыштан соң мөгаллимнәр өчен методик мәйданчыклар утырышы каралган. Алар 4 дискуссион мәйданчыкка бүленеп үткәреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*