tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков: “I Бөтенроссия “Туган тел” форумын оештыру – тарихи вакыйга”
Илгиз Халиков: “I Бөтенроссия “Туган тел” форумын оештыру – тарихи вакыйга”

Илгиз Халиков: “I Бөтенроссия “Туган тел” форумын оештыру – тарихи вакыйга”

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков I Бөтенроссия “Туган тел” форумы оештырылуны тарихи вакыйга, дип атады. Бу хакта ул форумга багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

– Мондый форумның оештырылуы – тарихи вакыйга. Укытучылар өчен дә шулайдыр, дип уйлыйм. Безнең максат – форумга килгән һәр укытучының үзе өчен файдалы булган мәгълүмат алып китүе. Шуны исәптә тотып, без форумда катнашучылар өчен өстәл китабы ясадык. Бу китапка туган телләрне укыту нигезләренә багышланган материаллар урнаштырылды: федераль стандартларга туры килгән дәреслекләр исемлеге, эш барышында кулланырга мөмкин булган рәсми интернет-ресурслар, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы, төрле грантлар хакында мәгълүмат, – диде ул.

Шулай ук форум кысаларында үткәреләчәк дискуссион мәйданчыклар белән дә таныштырды.

1 нче мәйданчык – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белгечләре, мәктәп директорлары өчен булачак. 2 нче мәйданчык – татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 3 нче мәйданчык – Россия Федерациясе мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, татар милли-мәдәни автономияләре һәм җирле татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, мәктәп директорлары өчен каралган. 4 нче мәйданчыкка эшендә дини уку йортлары мөгаллимнәре катнаша алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумы оештыра. Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре чакырулы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*