tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Иркутск өлкәсенең татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Данис Шакиров Иркутск өлкәсенең татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Данис Шакиров Иркутск өлкәсенең татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Бүген Иркутск өлкәсенә эшлекле сәфәр кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Иркутск шәһәренең ресурслар үзәгендә булды. Биредә өлкәнең 15 җирлегеннән татар оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре җыелды.

Данис Шакиров милләттәшләребезгә Татар конгрессы проектлары һәм, гомумән, киләсе елга планнары турында сөйләде. Аерым алганда, ул “Татарлар: гамәл стратегиясе”н тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре хакында бәян итте. Сүз Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе турында да барды.

Иркутск өлкәсенең Татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Рәмис Солтанов оешма эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап бирде.

Очрашу ахырында милләткә хезмәт итүдә аеруча актив катнашкан милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*