tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Төмән өлкәсенең Муллаш авылында “Нәргә туй” йоласын сәхнәләштерделәр

ВИДЕО: Төмән өлкәсенең Муллаш авылында “Нәргә туй” йоласын сәхнәләштерделәр

Көзнең салкын көннәрендә Төмән өлкәсенең Муллаш авылында кунакларның һәм авылдашларның күңелләрен җылытырлык “Нәргә туй” чарасы узды. Биредә  “Пышны” фольклор ансамбле себер татарларының үзенчәлекле биюләрен кунакларга тәкъдим итте, йолаларны искә төшерде. “Нәргә туй” дип кечкенә генә авыл туен атыйлар, ул җыр-биюле кичәдән гыйбарәт.

Пышны елгасы ярында урнашкан авылда бүгенге кичә шау-гөр килеп узды. Фольклор ансамбле вәкилләре элек-электән килгән йолаларны саклаучылар гына түгел, ә шат күңелле артистлар. Алар тамашачыларга “Нәргә туй” йоласын тәкъдим иттеләр һәм әлеге “туй” беркемне дә битараф калдырмады.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

-Илебезнең төрле төбәкләренә килү һәм милләттәшләребез белән очрашып, халкыбызның милли җырларын  башкара алу мөмкинлеге – милләтебезнең чын бәхете. Ихлас, киң күңелле, кунакчыл булганыгыз өчен сезгә бик рәхмәтлебез. Сезне әлеге матур чыгышларыгызны тәкъдим итәргә Казанда көтеп калабыз, – дип билгеләп үтте Милли Шурасы рәисе. Шулай ук, әлеге коллективка яңа милли костюмнар бүләк итү мәсьәләсе каралды.

Кунакларны шаккатырган дәртле биюне биредә “төйдереп бию” диләр. Артистларның чыгышында борыңгы гореф-гадәтләр, бию-җырларны сәхнәләштерелгән. Апа-абыйларның дәртле биюләре, илһамланып башкарылган җырлары, шат йөзләре, һәрвакыт яшь һәм дөрләп янып торган йөрәкләре кунакларны таң калдырды. Пышны фольклор ансамле – Төмән өлкәсендә  халкыбызның чәчәк аткан рухы ул.

Ләйсән Хәерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*