tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Мәскәүдә Айдар Җәббаровның “Хуш, авылым…” спектаклен тәкъдим итә
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Мәскәүдә Айдар Җәббаровның “Хуш, авылым…” спектаклен тәкъдим итә

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Мәскәүдә Айдар Җәббаровның “Хуш, авылым…” спектаклен тәкъдим итә

V «Театр сәнгате биеннале. Режиссура дәресләре» фестивале 24 сентябрьдән 13 декабрьгә кадәр дәвам итә. Фестиваль программасында яшь режиссерларның спектакльләре урын алган. 7 декабрь 19.30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Е.Вахтангов исемендәге театрның яңа сәхнәсендә (Мәскәү) Айдар Җәббаровның “Хуш, авылым…” спектаклен тәкъдим итә.

Фестиваль турында:

«Театр сәнгате биеннале. Режиссура дәресләре» – зур театраль проект. Әлеге  проект кысаларында спектакльләр күрсәтелә, лекцияләр, мастер-класслар, иҗади очрашулар, режиссура лабораторияләре, театр күргәзмәләре, китап ярминкәләре уза. Бу – жюри составында бары тик режиссерлар гына булган дөньядагы бердән-бер фестиваль.  Фестиваль шартлары буенча так елларда бәйгедә яшь режиссерлар катнаша – аларны тәҗрибәле осталар бәяли, җөп елларда киресенчә – тәҗрибәле режиссерларга яшьләр бәя бирә.

Спектакль турында:

Спектакльнең премьерасы 2020 елның 4 декабрендә булды. Документаль спектакль

Татар әдәбияты, драматургиясе һәм театры өчен авыл элек-электәннән төп сәнгати өйрәнү темаларының берсе булып тора. Һәр тарихи чорның үз авылы һәм аның белән бәйле проблемалары, конфликтлары, геройлары һәм антигеройлары, сораулары һәм икеләнүләре, котылгысыз яки ачык финалы…

Айдар Җаббаров: «Мин, күп кенә яшьтәшләрем кебек, каникулларны әбием белән бабаем яшәгән авылда үткәрә идем. Еллар үткәч, үсеп егет булгач, әби белән бабай инде бакыйлыкка күчкәннән соң, үзебезнең авылдагы өйгә кайттым һәм бер мизгелдә тетрәнеп куйдым: тиздән бу авыл бетәчәк, юкка чыгачак. Мине ниндидер сагыш басты, Чеховтагы сыман “әйтерсең, бөтен утлар сүнде…” Һәм шул кичтә мин биредә кайчандыр тормыш кайнап торган: кешеләр яшәгәннәр, киләчәк дип тырышканнар дип уйландым. Элек монда рәхәт, күңелле иде. Ә хәзер – сагыш, сагыну гына…

Без 20дән артык “бетеп баручы”, кечкенә авылларда булдык, 50-60 тирәсе интервью эшләдек. Бер-берсен кабатламаучы, төрле язмышлар белән таныштык. Үзләренең тормышлары турында бик теләп сөйләүчеләр дә, сөйләгәннәрен кулланырга рөхсәт итмәүчеләр дә очрады. Ул кешеләр арасында ялгызлыкка исләре китмәүчеләр дә, үзгәртеп булмас тормыш шартлары колына әверелеп, соңгы көннәрен ташландык йортлар арасында яшәргә мәҗбүр булганнары да очрады. Безнең геройлар арасында үзләренең тамырлары хакында белүчеләр, нәселләре, авылларының барлыкка килү тарихы турында җентекләп сөйләүчеләре дә бар. Авылның хәзергесе һәм үткәне турындагы бу тарихларны бергә туплагач, бик кызыклы гына контекст килеп чыга. Ул, үз чиратында, бүгенге көнгә генә түгел, киләчәккә дә бәйле күп кенә сорауларга да җавап табарга ярдәм итә…

Без документаль спектаклебездә әдәби текстлар да кулланачакбыз. Геройларыбызның монологлары классиклар тудырган әдәби образларда да чагылачак.

Спектакльдә вакыйгалар авыл клубында башланып китә, анда кичләрен әле гөрләп яшәүче авыл халкы җыйнала… Гармун да, жырлар, биюләр дә булачак, ә иң мөһиме, матур киләчәккә ышанган чын кешеләр тормышы.Спектакльдә татарлар, татар теле, ватаныбыз, тамырларыбыз, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез турында уйланулар котылгысыз… Татар авылыннан – көч, ирек, яшәүгә сусау урыныннан мәхрүм калган киләчәгебез нинди булыр?!».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*