tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Көньяк Урал милли-мәдәни берләшмәләренең X съездында катнашты
Данис Шакиров Көньяк Урал милли-мәдәни берләшмәләренең X съездында катнашты

Данис Шакиров Көньяк Урал милли-мәдәни берләшмәләренең X съездында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Көньяк Урал милли-мәдәни берләшмәләренең X съездында катнашты. Очрашу видео-конференция форматында узды.

Данис Шакиров катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы эшчәнлеген югары бәяләде.

– Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Чиләбе өлкәсендә татар халкының милли үзенчәлеген саклап калудан кала, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту мәсьәләсен дә хәл итә. Моннан тыш, оешма социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итүдә төбәкләр арасында күпер булып тора, – дип билгеләп үтте БТК җитәкчесе.

Конференциядә шулай ук Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе, Чиләбе өлкәсе Кануннар чыгару җыелышы депутаты Лена Колесникова чыгыш ясады. Ул конференциядә катнашучыларны Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы проектлары белән таныштырды һәм аларны “Татар гаиләсе” конкурсы берләштерүен билгеләп үтте.. Конкурсның максаты – татар гаиләсенең гореф-гадәтләрен торгызучы һәм үстерүче гаиләләрне табу һәм алар турында сөйләү.

– Үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирү безнең өчен зур роль уйный. “Татар гаиләсе” проекты халыкны рухи кыйммәтләр халык традицияләре аша тәрбияләнә торган гаиләләр белән таныштырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип ассызыклады Лена Колесникова.

Көньяк Урал милли-мәдәни берләшмәләренең X съездында шулай ук Чиләбе өлкәсе Губернаторы урынбасары Анатолий Векшин катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*