tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лылар узган елга нәтиҗә ясады
“Ак калфак”лылар узган елга нәтиҗә ясады

“Ак калфак”лылар узган елга нәтиҗә ясады

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә «Ак калфак» шәһәрнең татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы узып баручы елга йомгак ясау утырышын үткәрде. Чарада оешма рәисе Айсылу Әптелмән кызы Юнусова “Ак калфак”ның эшчәнлегенә бәя бирде, үткәрелгән бәйгеләрне, мәдәни чараларны искә алып, алга планнары белән таныштырды.

Ул:”Узган ел вакыйгаларга, мәдәни чараларага бай булды. Унбишенче мәктәп укучылары белән РФнең атказанган укытучысы Рәшидә апа Бакиева белән очрашу, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләре буенча рәсемнәр бәйгесен, шигырьләр бәйрәмен үткәрүләр, шәһәрнең балигъ булмаганнар өчен социаль реабилитация үзәгендә балалар өчен милли ашлар, яңа ел кичәләрен, Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап сугыш чорында туган һәм тыл ветераннары белән очрашулар, дини бәйрәмнәребезне авыл халкын җыеп оештыру, РФ атказанган табибы, шәһәрнең мактаулы шәхесе Фәүрия Шәрипованың якты истәлегенә багышлап үткәрелгән хәтер кичәсе һәм башка чараларны үткәрүдә ярдәм итүчеләргә, катнашучыларга рәхмәтләремне белдерер идем.Төмән шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Динар Марсель улы Абукин ярдәме белән күп балалы гаиләләргә барып күчтәнәчләр тапшырдык, өлкә газетабыз “Яңарыш”ка яздыру компаниясендә эшләдек. Сезгә, бердән-бер татар газетабыз ”Яңарыш”ка язылганыгыз, игелекле эшләрегез өчен рәхмәтләр. Үзем ел саен “Сөембикә”гә журналына, “Татарлар” газетасына язылам. Мин сокланам Татарстандагы “Ак калфак” оешмасының алып барган эшләренә. Безгә дә актив булырга, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне торгызуда ярдәм итәргә кирәк,”-дип чыгышын башлады.

Керәсе 2022 нче елда Тубыл шәһәрендә яшәүче кул осталарының бәйгеләрен, калфак тегүчеләр белән очрашуларга шәһәр хатын-кызларын чакырып, халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган чаралар үткәрү кирәклеге турында әйтте һәр катнашучы теләкләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Ел дәвамында һәр чарада катнашкан Людмила Кәримовага, Равиля Фазыловага, Роза Комаровага, Фирдәүс Аитовага Һәм себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә, җитәкчеләренә, милли мәдәни автономия рәисе С.З.Хисмәтуллинга, оештыруда ярдәм итүчеләргә Н.Б.Шамратовага, Г.З.Давлетбаевага, Г.М.Авазбакиевага рәхмәтләрен юллады. Керәсе Яңа еллар белән котлап уңышлар, сәләмәтлек телим диде.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*