tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Мәгърифәтче Бубилар исемендәге төбәкара укуларда катнашты
Данис Шакиров Мәгърифәтче Бубилар исемендәге төбәкара укуларда катнашты

Данис Шакиров Мәгърифәтче Бубилар исемендәге төбәкара укуларда катнашты

5 апрель көнне Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый гомуми урта белем бирү мәктәбендә Мәгърифәтче Бубилар исемендәге VIII төбәкара укулар узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Данис Фәнис улы һәм Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев кунакларны сәламләделәр. Укуларда Әгерҗе районы, Чаллы, Казан шәһәрләре, Удмуртия Республикасы һ. б. төбәкләрдән укытучылар һәм укучылар катнашты.

Чара кысаларында укучылар белән укытучыларның фәнни-эзләнү һәм ижади эшләренә бәйгеләр оештырылды. Эш 5 секциядә алып барылды.  Аларның хезмәтен күренекле сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре бәяләде. Кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты баш референты Ләйсән Галимова, Бөтендөнья татар конгрессының дини оешмалар белән эшләү буенча баш референты Баязит Зәйдуллин, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөгътәсимова бар иде.

Данис Шакиров җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*